- Җирле
шагыйрь Сания Әхтәмова иҗатына күзәтү:
"Иң
нечкә хисләрне уята”
Туган як! Туган як кеше өчен ата-анасы кебек үк
кадерле.Туган туфрагыннан кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле
ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.
Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар,
күкләргә чөеп мактамаганнар.
Әдәби туган якны өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның
тормыш белән бәйләнешен төшенергә
булыша.
Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын
файдалану проблемасы актуаль яңгыраш алды. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын
барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә
ярдәм итә. Зәй төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як.
Актаныш ягында
туып-үсеп, гомерен безнең матур Зәебезгә
багышлаган шагыйрь - Сания Әхтәмова - "үзе лирик та, үзе физик та”. Ә гомумән
алганда, ул әни дә, укытучы да, мәктәп директоры да. Тормыш юлын Чыбыклы
авылында башлаган һәм шул нигезенә һаман да тугры. Без аның уңышларына
сөенәбез, аның белән горурланабыз. Күзгә күренмәс җепләр аны безгә бәйләп тора.
Сания Әхтәмова поэзиягә кешенең иң
нечкә хисләрен романтик дәрт һәм ихлас күңел белән җырлаучы шагыйрә буларак
килеп керде. Саниянең иҗат җимеше булган лирик геройның хисләре күп кешеләргә
таныш, йөрәккә якын. Табынганы—гаделлек, тыйнаклык, тугрылык; инанганы-дуслык,
мәхәббәт булганга күрәдер, шушы изге хисләр шигырьләрендә күпчелек урынны алып
тора.
"Син
беләсеңдер" шигырендә ул:
"И,
бөек тәңрем!
Олылар
булсаң бәндәңне әгәр,
Сөю бәхете иңдерәсеңдер.
...Җәзалар булсаң бәндәңне әгәр
Сөю газабы иңдерәсеңдер",-дип язды.
Сөю бәхетен һәм сөю газабын
олылау һәм җәзалау белән чагыштыру - үзе бер кыю фикер. Тормыш күбрәк югалтулар
белән бәйле. Сөйгән ярын кире кайтарыр өчен, аның иңнәренә тик башын гына куяр
өчен, йөрәк җылысын кабат тояр өчен Сания Әхтәмованың лирик герое барлык
михнәтләргә түзәргә, тиңсез могҗизалар ачарга, кулларын канат итеп гомер буе
аңа таба очарга әзер. Ул аңа тик бер генә хәбәр илтер иде:
"Асыл
затлар җирдә күп булса да,
Юк икән бит газиз синең кадәр.
...Ә алдымда синең сүзсез кабер..."
Санияны белгән, аның тормышы белән таныш кешеләр "Булсаң әгәр..." дип
аталган бу шигырьнең шәхси планда язылганын, балаларының әтисе, мәрхүм ире
Дилүскә багышланганын аңлыйлар. Ул әле һаман да аңа төрле назлы сүзләр таба,
"Ярты алмам", "Кайтырсың кебек", "Бәхетлеләр идек шул
чаклы" һ.б. шигырьләрен багышлый. Дөнья ансыз салкын, кояшның да, хәтта
җылысы җитми, "сәбәпсез дә күзгә яшьләр тула, юк-бардан да килә
елыйсы...". Язмыш җиле йолкып алса да, ул аның йөрәгендә исән, истә гел.
"Еллар аша кул изисең —
Китүеңме, көтүеңме?
Йолдыз булып җан атыла -
Түземнәрнең бетүеме?
Сагынуларның үтүеме?"
Автор ерак калган уртак минутларны искә апа, кат-кат үзенә сорау бирә:
"Сагышларым белән сугарсам да,
Чәчәкләргә төрәм кабереңне.
Әйт, төшемдә, яннарымда чакта
Беләлдемме, бәгърем, кадереңне?"
Сания иҗат иткән, Сания
тудырган лирик геройның тормышы җиңел түгел. Шигырьләрдә "болыт алган
моңсу-дымык көннәр", "күңел күген каплап алган томаннар", "көзләр
үтмәс көннәр", "кырау алган гөлләр", "сүнеп барган күңел учагы”
кебек юллар еш очрый. Ләкин аның сабырлыгы җитәрлек, "агачлардан яфрак
коелганнан соң" да серле язлар килүенә ышана ул.
Сания Әхтәмова иҗатында һәркем өчен иң
кадерле кеше — әниләргә дә зур игътибар бирелә. Ул әниләрне
"Яшәү өчен көч бирүче,
Туар көнгә өметемне үстерүче,
Авырлыктан сыгылганда —
турайтучы,
Вакланганда,
тапланганда зурайтучы",- иң изге илаһи зат итеп тасвирлый. Бу шигырьләр
безгә аеруча якын, чөнки әниләр "көенүче, юанучы", бездән килгән
кечкенә генә хәбәрләргә дә сөенүчеләр бит! Искиткеч җылы сүзләр таба алган ул.
Туган илгә, туган җиргә багышланган
шигырьләр дә үз урынын тапкан. Аның матурлыгын, җылылыгын, чит җирләргә китеп
"җанын туңдыргач" кына аңлый кеше. Сания үзе үскән Актаныш яклары,
хәзер яшәп яткан Чыбыклы авылы турында да күп шигырьләр яза.
Синдә
тудым, чишмә суың эчтем,
Канат
куйдым синдә, чыныктым.
Кай
якларга ташласа да юллар,
Мин
ашкынам сиңа, Чыбыклым.
Төрле темаларга тирән эчтәлекле
шигырьләр язарга Сания Әхтәмова яшәү дәртен каян ала дисезме? Күк капусы
ачылганны көтмичә, тормышка җан атып яшәүче гади авыл укытучысы яшәү дәртен
ике улыннан, ике канатыннан ала. Аларны иркәләп-сөеп үстергән, хәзер оныгын
үстерә, аңа шигырьләрен укый.
"Рәсем
ясый улым" шигырендә ул рәсем ясаучы улына гына мөрәҗәгать итеп калмый,
кешелекнең иртәгә буласы көнен уйлап безгә сорау бирә.
"Оныткан да бар дөньясын,
Рәсем
ясый улым.
Дәфтәрендә
алсу күбәләкле
Шау
чәчәкле болын.
...Тиздән
үсәр улым.
Булыр
микән шул чакларда
Күбәләкле
болын?
Сания Әхтәмова иҗатында дүртьюллыклар
һәм тәрҗемә иткән әсәрләр аерым урын алып тора. Ул әледән-әле танылган
шагыйрьләр иҗатына күз сала, алардан өйрәнә һәм кабатламыйча үзенә генә хас
алым белән тәрҗемә итә. Аның математика укытучыларына ярдәмгә эшләнгән русчадан
тәрҗемәсе "Геометриялар съезды" дип атала.
Сания Әхтәмова җыр авторы
буларак та таныш. Үзебезнең Зәй якларында танылган оста гармунчы,
композитор Фәтхелгаян Әхмәтҗанов белән берлектә иҗат иткән "Сиңа җырлар
җырым" исемле әсәре Санияне җөмһүриятебездә үткәрелгән бәйгедә дипломант
итә.
Күп кешеләрнең хәтерендә
калган бик матур шигыре бар Сания Әхтәмованың. Ул — "Умырзая".
Елмайса
да көннәр язга,
Яр
битләре бозлы катлам.
Баш
калкытып боз катламнан,
Умырзая
язга баккан.
Тәүге
чәчәк, тыйнак чәчәк, тик аның гомере кыска. Кеше гомере белән чагыштырган ул
нәфис чәчәкне, гомеркәйләр кыска "сыңар саплам". Язгы чәчәк, назлы
чәчәк яр читенә баскан да безне кисәтә. Шулай ук кеше күңеле — пыяла, аздан
тора. "Сыңар саплам" булган бу тормышта бер-беребезне рәнҗетмик!
Сулкылдаган
йөрәк җырын тыңлап,
Моңда
коенган бу күңелне
Канат
куеп, күккә ашырырга
Бер җылы
сүз җитә түгелме?
Сания Әхтәмова язган шигырь юлларының
сыгылмалылыгы елдан-ел ныгый, хисләрне ачып бирүче тел интонациясе киңәя,
иҗатында кыска һәм сәнгатьле итеп тасвирлауга омтылыш сизелә. Шул ук вакытта
шигырьләр үзләренең тирән лирик мәгънәләрен югалтмыйлар. Һичшиксез, мондый
көчкә, хискә ия булган Сания ханым шигырь дөньясында үзенә лаеклы урынын
табар.
-
Әй син, шатлык, кая ашкынасың?
-
Сөю уты капкан йөрәккә!
-
Ә син, яшьлек, кая
талпынасың?
-
Сөю уты капкан йөрәккә!
-
Көч һәм гайрәт, сезнең кая барыш?
-
Сөю уты капкан йөрәккә!
-
Ә сез кая, борчу белән сагыш?
-
Сөю уты капкан йөрәккә!
Файдаланылган әдәбият исеме.
1.
Люция Хабибрахманова. Иң нечкә хисләрне уята. "Зәй
офыклары”, 2006 нчы ел.
2.
Әдәбият дәресләрендә якташ шагыйрьләребез иҗатын өйрәнү
мәсьәләсе. Рәбгытдинова Э.Р. Алабуга шәһәре, 2011 нче ел.
3.
Сания Әхтәмова "Яз сафлыгы көзләрдә”. Казан, "Рухият”
нәшрияты, 2005 нче ел
|