Суббота, 18.05.2024, 13:17
"Татарский язык и литература"
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [12]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 89
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

Габдулла Тукайның исламга һәм дин әһелләренә мөнәсәбәте

Габдулла Тукайның исламга һәм дин әһелләренә мөнәсәбәте.

 

Татарстанда быел Тукай елы. Тукайның тууына 125 ел тулды. Бөек шагыйрьнең атылган йолдыздай кыска гына  гомере йолдыз юлыдай якты да кебек. Әмма без белмәгән нәрсәләр дә байтак икән анда. Ачыклыйсы, өйрәнәсе бар. Еллар узган саен, шагыйрь безгә якыная гына бара бит.Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Чөнки ихлас шагыйрь кеше дөресен җырларга тиеш. "Дөрес сүз күзгә кылыч булып кадала” ди халык.

И туган тел! Синдә булган иң элек

                               Кыйлган догам;

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне,

                                                           ходам!

Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, каршылыклы замана еллары аша безгә дә килеп җитте. Күп еллар буе "Дини изү белән Тукай көрәш алып барды” дип язсалар да, газиз Тукаебызның иҗатындагы исламга карашын, чын дөреслекне әйтер вакыттыр. Тукай ислам динен тамырыннан корытырга түгел, дин әһелләрен кырып ташларга түгел, ә киресенчә ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Үзенең "Дусларга бер сүз” дигән шигырендә әдип:

" Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,

Дин эшендә башчы иттек без аларны...

 

Барып керик хөрриятнең кочагына.

Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;

 

Бу егетләр безне дөнья оҗмахына

Кулдан тотып җитәклиләр, белең, имди”,-дип язды.

Габдулла Тукай үз иҗатында күп тапкырлар Коръән Кәримгә мәрәҗәгатьитә. Мәсәлән, Коръәннең "Кадер” исемен йөрткән 97 нче сүрәсен Тукай "Кадер кич” дигән шигырендә чагылдыра.

Бу кадер кич елда бер кич-барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

 

Сафланыр ул, пакъләнер,- бик зур ходайның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе.

 

Шул капудан күндерермез  тәңремезгә бер теләк,-

Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан да изгерәк.

 

Коръән Кәримне иркен, тулы иттереп шигырьгә салган шагыйрьнең бу кәлимәләре һәр иманлы кешегә дәрес. Үгет-нәсихәт булып торганлыгы һәрберебезгә көн кебек ачык. Шулай булуга карамастан, Тукайның иҗатын өйрәнүчеләр арасында бүген дә аның ислам диненә карата мөнәсәбәте бәхәсле. Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең  "Тәәссер”(тәэсирләнү) дип аталган шигырен язып калдырган.

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,

 Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,-

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөһбәләр, һәм мин җылый башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт, җиңеллекләр: хәла булам авыр йөкдин.

Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә: "Аллаһехак! Аллаһеәкбәр!”-дим.

Бу сүзләрне укыгач, кайсы татарның Тукайны динсезлектә гаепләргә кыюлыгы җит әр икән! Ә Тукай иҗатында дин әһелләренә тәнкыйди карашлар концепциясе-икенче мәсьәлә. Сабыйлык елларыннан башлап, вафатына кадәр әдипнең гомере һәм иҗаты фаҗигале, каршылыклы кичерешләр белән сугарылды. Бу кичерешләр ислам диненә һәм аның шәригатенә каршы атеист булудан түгел, ә явыз ният белән дөнья малын ауламак өчен гамәлдә-хәрамда саташкан "кибән чалма кибән башта: ишан булган имеш хайван” кебек "Сорыкортларга”каршы булудан гыйбарәт иде.

1906 нчы елда язылган "Сорыкортларга” шигырендә исә дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен томалап, милләт җилкәсендә сорыкорт булып яшәгән кадимче ишаннарны фаш итә:

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң биршн булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-ай?

Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;

Авызлары ачык бик киң, ниең бар: "Дай сюда. Дай-дай!”[3, 123 б.]

Ишанлыкка, тарихи прогрессны тоткарларга теләүчеләргә каршы көрәш идеясен алга сөргән бу шигырьдәге фикерләр Г.Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”дигән фантастик сюжетлы поэмасында да яңгырый. "Кисекбаш” китабына пародия итеп язылган бу поэма татар дөньясында кадими партияләргә һәм иске гадәтләргә ябышып ятучы кайбер реакцион дин әһелләрен сатира утына ала. Иске карашлар, реакцион фикерләр утравына әйләнгән "Печән базарында” хокем сөргән әхләкый-рухи климатны Кисекбаш, Миңлебай,  цирк көрәшчесе Карәхмәт, Гали батыр, камчылы ишан кебекобразлар ярдәмендә чагылдырып, Габдулла Тукай "Көфер почмагы каһреманнары”ның милләтне юкка чыгару чигенә китереп җиткерә язган гамәлләрен сурәтли. Дин милләтне берләштерүгә, сафландыруга, гыйлем ияләрен тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертә. Шунлыктан, үзен дингә, Аллаһка түгел, ә динне үз мәнфәгатьләренә кайтарып калдыручылар белән Тукай рәхимсез булган. "Ысулы кадимче”,”Муллалар”,”Мулланың зары”, "Ишан”,”Былтырның хисабы” һәм башка язмалары шуңа ачык мисал:

      Ишан әйтер:”Үкермә,

      Мин синнән дә бай әле:

      Минем чалмам астында

      Ат урларга җөгән бар...” "Мактанышу” шигыре [6, 123-130 б.]

Ләкин бөтен дин әһелләрен дә аларга һич тә тиңләми! Аның икеренчә, ул заманда яшь буынга аң-белем бирүчеләр булып, ишаннар, муллалар, дин әһелләре тора. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең имам, мулла, галим булуын да, аның мулла оныгы булуын һич тә онытырга ярамый: ул атасыннан, мәдрәсәдә алган гыйлемен гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты. Дин әһелләре арасында үз вазифаларын үти алмаганнары да, диннән шәхси максатларда гына файдаланучыларны да шагыйрь еш очраткан. Тукайның үткен каләмен аларга юнәлдерүнең төп сәбәбе-аның дингә каршы булуында түгел, бәлки динне, милләтне сафландырудыр. Бу-аның иң изге теләге. Балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүгә, дуслыкка. Миһербанлыкка үгетләүдә, Габдулла Тукай үзе дә яшь булуына карамастан, үрнәк булып торды.

Әй, бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага!

Йә. Ходай, күрсәт диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул-рәхимле, әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!..

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны:керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

 Габдулла Тукай ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли. Менә хәзрәт хакындагы ("Шиһап хәзрәт”) шигыреннән кайбер юллар:

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт.

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгәрифкә әүвәл башлап адым салган,

 Милләт өчен бәһа җитмәс кыбат хәзрәт.[5, 64 б.]

Бу шигырендә ул Шиһабетдин Мәрҗанине дин әһеле, олы гакыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат итеп күрсәтә һәм аңардан үрнәк алырга чакыра.

Шагыйрь бөтен гомерен татар халкына багышлады, милләт, дин өчен янды-көйде. "Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым”-дигән вакытында да шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга, бу эшне дәвам иттерүне киңәш итте.”Васыятем” шигырендә:

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтегез:

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп акты сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!

(Күрсен кяфер- иман вә Коръән тулган йөрәгемне.

Шулай итеп, Тукай, дин әһелләренең әхлаксыз тормышын күрсәтеп, безгә да сабак бирә. Рухи яктан чиста һәм бай, тирән белемле, милләтен яратучы, үз диненә хөрмәт  белән караган һәм үзенең шәхси тормышын күрсәтеп безгә сабак бирә. Рухи яктан чиста һәм бай, тирән белемле, милләтен яратучы, үз диненә хөрмәт белән караган һәм үзенең шәхси тормышы белән үрнәк булып торучы бөек шагыйрь безнең белән янәшәдә- ул ерагайган саен безгә һаман да якыная. Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырга да Тукай белән бергә кердек. Татар милләте яшәсен өчен безгә Тукай кирәк, ә  Тукай яшәсен дисәк-татар милләтен саклап калу зарур. Татар халкы милләт булып яшәгәндә , Тукаебыз мәңге яшәр.  Тукай яшәсен дисәк-татар милләтен саклап калу зарур.Тукайны өйрәнү, иҗатының билгеле булмаган якларын ачу-бу бөтен татар дөньясының изге бурычы.

 

 

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

 

1.Ханнанова Ф. Тукай һәм дин. "Мәйдан” №4, 2010.

2. Салихҗан Х. Г.Тукайның исламга мәнәсәбәте. "Мәгариф” №4, 1999.

3. Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты.- Казан, 1966, 174 бит.

4. Халит Г. редакциясендә. Г.Тукай.- Татарстан китап нәшрияты, 3 том, 1985.

5. Халит Г. редакциясендә. Г.Тукай.- Татарстан китап нәшрияты, 4 том, 1985.

6.Ситдыйкова Л.Н.Тукай иҗатында дин әһелләренә тәнкыйди карвшлар концепциясе. Түбән Кама, 2011 .

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: ЛюцияМугаллимовна (29.05.2012) | Автор: Хабибрахманова Люция Мугаллимовна
Просмотров: 5507 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/25
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz