Суббота, 18.05.2024, 15:13
"Татарский язык и литература"
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [12]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 89
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхияроваларның рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән дәреслеге буенча “Табигать hәм кеше” циклыннанн йомгаклау дә
Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхияроваларның рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән дәреслеге буенча “Табигать hәм кеше” циклыннанн йомгаклау дәресе;
7 сыйныф.
Дәрес тибы:уен-дәрес.Брейн-ринг. Зәй шәhәре 5 нче номерлы урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Хәбибрахманова Люция Могалим кызы.
Тема. “Табигать hәм кеше”
Максат. Бүлек буенча бирелгән төп материалны үзләштерүне тикшерү;
Укучыларны табигатькә сак караш, табигать байлыкларының кадерен белергә, аннан акыллы файдаланырга өйрәтү.
Җиhазлау. Экология темасына күргәзмә-рәсемнәр hәм плакатлар:”Яшел йорт”,”Безнең бәләкәй дусларыбыз”,”Без нишлибез?”,”Янгыннан соң” h.б.;”Кызыл китап” 1-2 том; гонг, агач чүкеч; Зәй урман хуҗалыгы турында фотокүргәзмә; мәктәпнең “Яшь каләм” тугәрәге әгъзалары мәкаләләре.
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү.Дәрес башламын укытучы hәм укучы бергәләп әйтәләр:
- Саумы, кояш, саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет hәм яшәү дәртен.
Уе изге баласына
Булышыр табигать тә.
Эшкә тотыныйк, дусларым,
Хуш, хәерле сәгатькә!
- Бүген без дәресне юкка гына табигатькә багышланган сәламләүдән башламадык. Дәрес табигатьне саклауга багышланган. Табигать ул-көн торышы да. Әйдәгез әле, бүгенге көн турында сөйләшик.
Дежур укучы белән әңгәмә.
- Юля бүген көн нинди?
- Бүген гадәти кышкы көн. Урамда салкын булса да, көн бик матур.Кыш уртасы, кышның җилсез бер көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар агачлар, йортлар, җир өстенә куналар. Урамда 5 градус салкын.
- Утыр, рәхмәт.
- Юля, әйт әле, быел бураннар булдымы?
- Юк.
- Ә” буран” сүзе рус теленә нинди телдән кергән?
- Татар теленнән.
- Бик дөрес. “Буран” рус теленә татар теленнән кергән. Бу турыда рус теле сүзлекләрендә менә ничек языла.
“Буран- замимствование из тюркских, по-видимому, из татарского.Татарское “буран” суффиксальное образование от бур-крутить, свивать, вертеться. Сближение с буря представляет собой народную этимологию”
Так выражался Шанский Н.М.
- Укучылар, без сезнең белән “Табигать hәм кеше” циклын тәмамладык. Бүген тема буенча белемнәрне тикшерү дәресе. Бу гади дәрес түгел, ярышу дәресе. Ярышта ике команда катнашачак.
Укытучы капитаннар hәм команда әгъзалары белән таныштыра. Сәламләүдән соң командалар үз урыннарын алалар. Һәр өстәлдә сызгыра торган уенчык. Алып баручы (укытучы) сорау бирә, гонг hәм агач чүкеч ярдәмендә ярышның башлануын белдерә. Әзер команда уенчыкны сызгыртып әзерлеген күрсәтә hәм җавап бирә. Жюри әгъзалары җавапларны бәяли.
1.- Табигать безгә нәрсә бирә?
-Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә.
2. Табигатьне ни өчен сакларга кирәк?
-Чөнки табигать байлыклары чиксез түгел.
3. Кешеләр hавадан башка яши аламы?
-Кешеләр hавадан башка яши алмыйлар.
4. Һаваны нәрсә пычрата?
-Һаваны заводлар, фабрикалар пычраталар. Завод торбаларыннан меңнәрчә тонна корым, көл, зарарлы газлар чыга. Машиналар да hаваны пычраталар.
5. Табигатьне саклау законында нәрсә язылган?
- Табигатьне саклау законында язылган: hәр завод, hәр фабриканың тузан hәм зыянлы газларны җибәрми торган җайланмалары булырга тиеш.
6. Үсемлекләр hаваны чистартамы?
- Һаваны үсемлекләр бик яхшы чистарталар.
7. Татарстанда нинди елгалар hәм күлләр бар?
-Татарстанда Идел, Кама, Агыйдел, Ык, Нократ, Сөн, Зөя, Мишә елгалары бар. Аккош күле, Тирән күл, Зәңгәр күл кебек тирән күлләр дә бар.
8. Татарстанда иң тиз агымлы hәм иң тиз елганың исеме ничек?
- Ык- иң тиз агымлы елга.
9. Кеше файдалы казылмаларны кайдан ала?
- Кеше файдалы казылмаларны җирдән ала.
10. 1946 нчы елда Татарстанның нинди районында зур нефть фонтаны бәреп чыкты?
- Баулы районында.
11.Безнең якта нинди агачлар үсә, санагыз.
- Безнең якларда каен, юкә, имән, карама, миләш, тал, чикләвек, балан, нарат үсә.
12. Безнең якларда нинди хайваннар яши?
- Йорт хайваннарыннан тыш, аю, бүре, төлке, куян, кондыз, ас, болан, кабан дуңгызы, поши, барс, тиен, чәшке, керпе h.б. яши.
13. Хайваннар кешегә нинди файда китерәләр?
- Күп хайваннар кешегә ит, тире,йон бирәләр.
14. Аз санлы хайваннар бармы? Дәүләт аларны саклау өчен нинди чаралар күрә?
- Аз санлы хайваннар: пошилар, кешләр, зубрлар. Сусарлар. Алар өчен тыюлыклар бар.
15. Сез нинди кошларны беләсез?
- Без йорт кошларын hәм иректә яши торган кошларны беләбез. Йорт кошлары: каз, үрдәк, бәбкә, тавык. Иректә яши торган кошлар кыргый кошлар: кыр казы, аккош, күгәрчен, чәүкә, ссаескан, сандугач, боҗыр, торна, кызылтүш, карлыгач, ябалак, карчыга, песнәк, чыпчык, тукран, козгын h.б.
16. Сез кошларга ничек ярдәм итәсез?
- Без аларга кыш көне җимлекләр куябыз, яз көнне агачларга оялар эләбез.
17. Кошлар турында нинди сынамышлар беләсез?
- Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.
- Карга агач очында кычкырса, яңгыр явар.
- Кечкенә кошлар hавага биек күтәрелсә, аяз булыр.
Сорауларга җавап биргәннән соң, укучылар экологик темага ясаган рәсемнәрен яклыйлар. Аларга да билге куела. Дәрес ахырында жюри нәтиҗә ясый, җиңгән команданы hәм аерым укучыларны билгели. Укытучы билгеләр куя.
Категория: Мои статьи | Добавил: ЛюцияМугаллимовна (13.04.2012)
Просмотров: 1533 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz