Суббота, 18.05.2024, 13:17
"Татарский язык и литература"
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [12]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 89
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

Экологик тәрбия алымнары.
Экологик тәрбия алымнары.
“Табигать кеше белән авырый.
Кеше Җирне газанланучы тере
җан иясе дип күрә белмәде.”
Һәркемгә билгеле, экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология белән үзара ярдәмләшүдән безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән.
Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Табигать экологиясе һәм җир экологиясен бер- берсеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган , гүзәллекне үз кулларыбыз белән харан итәбез.
Ни өчен балалар һәм яшүсмерләр арасында кош ояларын туздыручы, елгаларны һәм чишмәләрне пычратучы, агачларны сындыручылар саны елдан-ел күбәя. Ә безнең кечкенә дусларыбыз- рәнҗетелгән песи һәм этләр? Алар да табигать балалары ич...
Табигатьне яратырга, табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга соң. XXI гасыр балаларына табигать байлыклырының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Бу авыр мәсьәлә.
Кешедә экологик дөрес гадәтләрне тәрбияләү җиңел эш түгел. Матур чәчәкне өзгәч, аның һәлак булуы турында белү барыбыз өчен дә аңлаешлы хәл түгел шул. Чәчәк гомере бик кыска. Безнең урманнар һәм кырлар, безнең кечкенә туганнарыбыз- хайваннар кыргый аучылар- браконьерлар кулыннан һәлак булмасын өчен безгә нишләргә? Балаларны уйланылмаган эшләрдән ничек туктатырга. Сораулар күп. Бу ялгыш кына эшләнгән эшләр нәтиҗәсендә кеше үзе җәфа чигә ич!
Республиканың табигый байлыкларының чын хуҗасы тәрбияләү- безнең иң кирәкле бурычларыбызның берсе.
Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик проблемаларның иң зурысыннан түгел, ә көн саен очрый торган әйберләрдән башласаң дәресрәк булыр. Дәресләрдә изложение һәм диктантлар өчен текстлар сайлаганда табигать байлыклары, алардан кешенең ничек файдалалуы турындагы текстлар бик үтемле. Мәсәлән, 7 сыйныфның рус төркемендә “Ык елгасы” дигән текст буенча ел саен диктант язабыз. Диктантка кадәр “Татарстан елгалары” дигән тема үтелә. Анда республикабыздагы елгалар һәм күлләр турында мәгълүмат кенә бирелеп калмый., “Ни өчен Иделнең хәле елдан- ел авырая?” дигән сорауга да җавап эзләнә. Укучылар нефтьчеләр матурлаган инешләр, күлләр турында иҗади эшләр белән чыгыш та ясыйлар.
Укучыларның иң яраткан дәресләре- рефератлар күргәзмәсе.
6сыйныфта (рус группасы) без уен-дәрес үткәрдек. Ул гади дәрес кенә түгел, чәй эчү дәресе. “Дару үләннәре” – шигырьләр, дару үләннәре- яшел аптека, төрле уеннар, мәсәлән “Ромашка” уены-болар барысы да файдалы һәм укучыларга бик ошый. Алар теләп төрле костюмларга киенеп чыгыш ясыйлар, күргәзмә; кошларның һәм хайваннарның зарлану китабын тутыралар. Нинди кош, яки нинди хайван кемнән зарлана икән- аларга болар барысы да кызык.
7 сыйныф (рус группасы) белән “Экологик поезд” дәресе үткәрдек. Укучылар бер станциядән икенче станциягә күчәләр, без аларны төрле исемнәр белән билгеләдек. Поезд тавышы, компьютер аша нинди тукталышта нинди проблемалар хәл ителәчәк- барысы күренеп тора. Мәсәлән “Табигать сакчылары” тукталышында 5нче номерлы мәктәп турында үзебез төшергән фильмны карыйбыз. Ул “Табигать – безнең йортыйбыз” дип атала. Экранда укучылар үзләренең урман хуҗалыгында эшләгән вакытларын, кырмыска ояларын ныгыткан чакларын яисә агач утырткан вакытларын күрәләр. Мәктәбебезнең экология бригадасы тарихы турындагы сорауларда шушы тукталышта. “Зәй сусаклагычы” тукталышына җиткәч “Новый Зай” газетасыннан “ Над Заем синь хрустальная...” дигән мәкалә кулланыла (авторы Хәбибрахманова Л.М.). Һәр тукталыш кызыклы, һәр тукталыш яңа- дәреснең электрон вариантны укучылар үзләре тапкан рәсемнәрдән, фотолардан ясадылар һ.б.
Шулай ук дәресләрдә ничек итеп дөрес учак ягарга өйрәнергә, гаҗәеп нәрсәләр- безнең тирә- юньдә, “Без нишлибез?” дигән текстлар гади һәм кушма җөмләләрне өйрәнгәндә еш кулланыла. Үзләренең дуслары этләр, песиләр, аквариум балыклары турында кечкенә күләмле хикәя язу да уңай нәтиҗәгә китерә
Табигать куренешләрен тасвирлаган картиналар өстендә эш, газета- журнал материаллары- барысы да экологик тәрбия бирүгә ярдәм итә. Текстлар буенча эшне төрлечә оештырырга мөмкин: текстка исем куй, текст буенча план төзү, текстның ахырын яз, сораулар төзе һ.б..
Экологик тәрбия буенча төрле эш алымнары куллану- табигатькә икенче төрле күз белән карарга, табигать өчен безнең дә җаваплы икәнебезне аңларга ярдәм итә.
Категория: Мои статьи | Добавил: ЛюцияМугаллимовна (13.04.2012)
Просмотров: 3602 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz