Суббота, 18.05.2024, 14:05
"Татарский язык и литература"
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [12]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 89
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Файлы » Мои файлы

Ва - банк
[ Скачать с сервера (50.5 Kb) ] 13.04.2012, 14:47
8 класс рус балаларына татар теле укыту программасында “Җитештерү, биржа, банк ” темасы өйрәнелә. Программада бу темага 12 сәгать вакыт бирелә. Әлбәттә, бу кыска гына вакыт эчендә дәреслектәге барлык материалны да балаларның үзләштерүләренә ирешеп була дип әйтеп булмый. Кайбер текстларны төшереп калдырып, грамматика укыту өчен аерым дәресләр оештырып, материалны җиңеләйтеп, дәресләрне кызыклы итеп оештырганда, бу тема буенча укучыларның билгеле бер күләм аралашуга чыгуларына ирешеп була дип уйлыйм.
Мин үземнең тәҗрибәмнән чыгып төзелгән һәм бу тема буенча төзелгән йомгаклау дәресемнең планын тәкъдим итәм. Дәрес укучылар өчен кызыклы – “Ва – банк!” – уены формасында үткәрелә.
Зәй муниципаль районы 5 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибрахманова Люция Могаллим кызы.
Тема: Уен – дәрес “Ва – банк!” – “Тәвәккәллибез!”
Ф.С Сафиуллина, Р.Х Мөхияроваларның рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән 8 класс дәреслеге буенча йомгаклау дәресе.
Максат: 1) “Җитештерү, биржа, банк” темасына караган сөйләмне камилләштерү.2) Татар теле дәресләрендә укучыларга экономик тәрбия бирү.
3) Укучыларның тиз фикерләү һәм җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: 1) Фразеологизмнар стенды: “Акча бездә бер букча”, “Акча капчыгы”, “Акчам себер китте”, “Акча исе чыгу”, “ Акча сугу”, “Акча дусты”, “Акчага чукынкан”, “Акча корты”, “Акчаның хуҗасы юк!”
2) 100 $, 100сум, 50 сум, 10 сум итеп зурайтылган акча пакетлары; берничә “папка” акча; инкасаторлар сумкасы, аукционда сатып алу өчен “долларлар”.
3) Зур рәсем “Доллар хакимлек итә” (“Доллар” ике кулын биленә таянып горур басып тора)
4) Алышына торган стенд “Бүгенге доллар курсы...”. Хисаплау машиналары; гонг, 2 поднос, агач чүкеч һ.б
Дәрес барышы.
Дәресне оештыру.Исәнләшү, укучылар белән гадәти әңгәмә.
– Ребята, вы первый год изучаете новый предмет – экономику на уроках основы рыночной экономики. Россия сегодня, стараясь вступить в число цивилизованных стран, делает реформы по капиталическому рынку.
-Әйтегез әле, нәрсә ул акча?
- Нәрсә ул банк? (Укучылардан җаваплар алына).
- Укучылар, бүген безнең йомгаклау дәресе.Без сезнең белән игътисадка кагылган “Җитештерү, биржа, банк” темасын үтеп бетердек. Бүген сезгә “Ва - банк!” уены тәкъдим ителә. Аның татарча тәрҗемәсе – (тактадагы стендка күрсәтеп) “Тәвәккәллибез!”
Уенның барышы аңлатыла. Уенда ике команда катнашачак. Укытучы команда әгъзалары һәм җюри составы белән таныштыра, алар үз урыннарын алалар.
Укытучы:
- Укучылар, без бүген аукционда сату – алу белән шөгыльләнербез. Аукционда антиквариат та, энҗе – мәрҗәннәр дә, бөек рәссамнарның картиналары да сатылмый.Сез бүген сорау сатып алырсыз.Сорау долларга сатыла. Чөнки бүген (рәсемгә күрсәтеп) доллар хакимлек итә. Америкада һәм башка илләрдә долларның роле нинди икән? Әйдәгез, тыңлыйк әле.
Аларда әзерләнгән укучы чыгышы. Ул “Доллар хакимлек итә” дигән тема буенча хикәя сөйли.Укытучы укучыларның ни дәрәҗәдә аңлаганлыкларын әңгәмә аша тикшерә.
Уенны аңлату дәвам итә.
- Укучылар, уен өч турдан торачак.
I. тур – сату – алу (командалар ярышы).
II. тур – аукцион.
III. Тур – сату – алу (һәр кеше үзе өчен уйный).
Соңыннан нәтиҗә ясалачак.
Беренче тур уены.
Һәр команда өч сорауга җавап бирергә тиеш. Командалар һәм сорау өчен 300$ күләмендә банкка акча куеп торачаклар. Беренче сорауга дөрес җавап биргән очракта, 300$ кире кайтарыла һәм 100$ премия өстәлә.
Дигәк, әгәр дә команда 3 сорауга дөрес җавап бирсә, 300 * 3 = 900$ акчасын кире кайтарып ала һәм 100 *3 = 300$ премия ала.
Барысы бергә 900 + 300 =1200$ булачак.
Уен барышында банк хезмәткәре бүгенге көндә долларның ничә сум торганын хәбәр итә һәм 3 сорау өчен 900$ кредит бирә.
-Бүгенге доллар 32 сум тора. Бу кредитны командалар аукциода залогка салалар. Бу ике операцияне үтәгәндә укучылар бер – берсенә татарча мөрәҗәгать итәләр.
Сораулар сату.
1) Нәрсә ул җитештерү?
2) Җитештерү ресурсларының нинди төрләрен беләсез?
3) Ресурс нәрсә дигән сүз ул?
I турда агач чүкеч һәм гонг ярдәмендә җавап өчен тигез вакыт бирелә. Нәтиҗәне жюри тактада күрсәтә, исәп – хисап акчалар белән татарча алып барыла.
II тур. “Аукцион” – уены.
Аукционда 2 команда да катнаша. Катнашмаган очракта 300$ күләме штраф салына.Бу тур вакытында сораулар сатыла. Аукционда сатучы (укытучы) беренче бәяне билгели
- Сорау 100$ тора. Кем күбрәк бирә ала?
- Мин бу сорауга 110$ бирәм!
- Ә мин 150$ бирәм! Һ.б.
- Сорау 150$га сатылды.
Дөрес җавап өчен командага залогка бирелгән сумма кире кайтарыла (мәсәлән, бу очракта 150$) һәм 200$ күләмендә һәр дөрес җавап өчен премия.
Ягъни, 150 + 200 = 350$. Банк хезмәткәрләре хисаплау машинасында санап, тактага һәр команданың финанс хәлен язып баралар. Доллар сумнарга әйләндерелә.
Аукцион өчен сораулар.
1) Нәрсә ул биржа?.
- Биржа – сату – алу килешүләре төзи торган, күпләп сатулар, товар хаклары турында мәгълүмат бирә торган оешма.
2) Биржа нинди оешма?
- Биржа товарларны турыдан туры сатмый.
3) Россиядә беренче биржа кайчан төзелә?
- Санкт – Петербургта 1703нче елда төзелә.
4) Нәрсә ул финанс?
- Финанс ул теләсә нинди байлык, кулдагы һәм хисаптагы акча, кыйммәтле кәгазьләр. Акча эквиваленты булган теләсә нинди средство.
6) Нәрсә ул акча?
- Акча – акча билгесе яки аны алыштыручы билге формасындагы документ.
III тур уены.
Һәр кеше үзе өчен уйный. Команда уен өчен үзенең иң көчле укучысын калдыра һәм команда җыйган капиталны тигез итеп бүлеп бирә.
Җиңгән укучы приз ала. Бу турдан соң да доллар акчага әйләндерелә.
III тур өчен сораулар.
1) Кыйммәтле кәгазьләрең нинди төрләрен беләсез?
2) Банк ул нинди оешма?
3) Банкларның нинди төрләре бар?
Дәресне йомгаклау
- Бүегн безнең “Тәвәккәллибез” уенында Игорь җинүче булды. Ул 1200$ акча җыйды. 1200 * 32 = 38400 сум акча отты.
- Җиңүчене котлау, укучыларның җавапларын бәяләү үткәрелә.
Категория: Мои файлы | Добавил: ЛюцияМугаллимовна
Просмотров: 748 | Загрузок: 84 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz