Суббота, 18.05.2024, 12:08
"Татарский язык и литература"
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [12]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 89
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Файлы » Мои файлы

Урок-чаепитие "Дару үләннәре"
[ Скачать с сервера (33.0 Kb) ] 25.05.2012, 20:59

                          Хабибрахманова

                                   Люция 

                            Могаллим кызы,

 

           5 нче номерлы мәктәп.

 

               Традицион булмаган дәрес

                   "Дару үләннәре”

      5 нче сыйныф, рус төркеме

    Дәрес барышы.

       Дәресне оештыру.

 

I. - Исәнмесез, укучылар!

    - Исәнмесез, саумысез!

    - Хәерле иртә, балалар!

    - Имин үтсен көнегез!

    - Кәефләрегез ничек соң?

    - Кояшлы иртә кебек.

      Тукай телен - татар телен

      Өйрәнергә дип килдек.

 

II.   Дежур укучы белән әңгәмә. Дәрестә кемнәр катнаша алмый, ни өчен икәнен белү.

    - Әйе, укучылар, быел кыш кырыс килде, күп укучылар авырды, аларга салкын тиде. әйтегез әле, кемнәр авырып өйдә дәваланып яттылар, кемнәр хастаханәдә дәваландылар.

   Укучылар кул күтәрә.

-         Безнең Петров Илнур гына авырмаган икән.

Белик әле, ул ничек сакланган.

-         Минем әнием табиб, ул мине өйдә дару үләннәре белән гел дәвалап торды.

-         Бик әйбәт, Илнур. Ә син Максим терелдеңме әле?

-         Юк, минем тамагым авырта. Мин хәзер табибка барам.

III. Сәхнәләштергән сөйләшү.  а) Табибта.

    - Исәнмесез! Узыгыз, утырыгыз! Кайсы җирегез авырта?

    - Минем тамагым авырта.

    - Чишенегез, әйдәгез сезне тыңлап карыйк. Йөткерәсезме? Авызыгызны ачыгыз.

    - Юк, йөткермим.

    - Киенегез.

    - Тагын сезне нәрсә борчый?

    - Мин йоклый алмыйм. Төнлә тирлим. Бу нилектән икән?

    - Сезгә салкын тигән. Менә рецепт. Көнгә оч тапкыр берәр таблетка эчегез.

    - Даруларны кайчан эчим?

    - Ашагач.

    - Рәхмәт. Хушыгыз.

б) Сәхнәләштерелгән сөйләшү. Аптекада.

    - Укучылар, карагыз әле Максимга күпме дару эчәргә кушканнар. Даруларның бер файдасы, бер зыяны бар дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Укытучы дарулар өчен язылган аннотацияләрне укый һәм "побочные явления” дигәннәренә игътибар итәргә куша.

-         Без Максимның организмын дарулар белән агуламыйк. Әйдәгез аны дару үләннәре белән терелтәбез.

IV. 1. Дару үләннәрен кабатлау.

    - Без нинди дару үләннәрен беләбез?

    - Алар нинди авыруларны дәвалый?

    - Бака яфрагы?

    - Үги ана яфрагы?

    - Ландыш?

    - Бөтнек, мәтрүшкә, төнге миләүшә, гөлҗимеш?

    - Шомырт чәчәкләре?

    - Каен һәм нарат бөреләре?

    - Кузгалак?

2. Текстны тулысынча сөйләү.

                66 б   5 с

3. Дару үләннәренең язылышын тикшерү.

    Рәсем куела "Җәйге урман”. Укучылар җиләкләр һәм кәрзиннәр белән дару үләннәренең исемнәрен язалар. Кем тизрәк һәм күбрәк яза? Бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш, кузгалак.

V. 1. Тиздән яз җитә. Урманнарда, болыннарда, аланнарда дару үләннәре үзләре үсәләр. Ә бакчада аларны үстерергә кирәк. Иң беренче дәва - бөреләр.

  Шигырь "Бөреләр” Энҗе Афзалова.

2. - Укучылар, үләннәр дә сөйләшә икән. Яз көне бар табигать җанлана. Язын сарут белән бөтнек нәрсә турында сөйләшәләр икән.

  Шигырь "Бөтнек белән сарут” Мөдәррис Әгъләмов.

  Шигырь "Ак каен” Дания Саттарова.

  Җыр "Мәтрүшкәләр”

3. Рафис Корбановның "Җиләктә” шигырен сәхнәләштерү.

 

VI. - Дару үләннәре бакчада да үсә. Орлыкларны яз көне үк әзерләп куярга кирәк. Без дә сезнең белән орлыклар әзерләдек.

       Шигырь " Рита Урысова.

    - Без үстергән җимешләр, чәчәкләр үсә. Алар кемнәрне ярата икән? Нәрсә турында сөйләшәләр икән?

  Мәҗит Гафәуриның "Гөлләр бакчасында” шигырен сәхнәләштерү.

-         Бакчада тагын күп төрле файдалы үсемлекләр, агачлар үсә.

Шигырь "Миләш” Илзирә Шәрәфетдинова

               "Күзгалак” Шәүкәт Галиев

               " Гөлҗимеш” Разил Вәлиев

               "Бакчачы булдык” Резеда Вәлиева

               "Кем ничек өлгерә” Роберт Миңнуллин

 

VII. - Укучылар, без сезнең белән дару үләннәрен кабатлап чыктык. Таблеткалар эчмичә, дару үләннәре белән генә дәваланачакбыз. Ә безнең авыру иптәшебез терелде микән?

  Сөйләшү Табиб янында”.

  Шигырь "Кызыл китап” Равил Фәйзуллин.

 

VIII. Дару үләннәре белән чәй әчү. Билгеләр кую.

         Дәресне йомгаклау.

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: ЛюцияМугаллимовна
Просмотров: 3186 | Загрузок: 492 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz